«Гасырлар аша үтүче юл»: тарих сәгате (12+)

2 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, Халыклар Бердәмлеге көне кысаларында, «Гасырлар аша үтүче юл» дигән тарих сәгате узды.

Час истории
23ф. Час истории Путь через века
23ф. Час истории Путь через века (3)
23ф. Час истории Путь через века (4)

Яшь китап сөючеләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, «Минин һәм Пожарский – рус җирен яклаучылар» презентациясен карады, «Тарих табышмаклары» викторинасында катнашты. Балаларга «Дуслык турында» уены да бик ошады, алар дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында төрле халык мәкальләрен; шулай ук төрле авторларның чын дуслар булган геройларын; дуслык турында җырларны искә төшерде.

Чара азагында барысы бергә «Татарстанның дус-тату халкы» дигән видеоязманы карады. «Бердәм рух белән көчле без» китап күргәзмәсе әзерләнде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: